«Син һөнәр сайлыйсың» һөнәри юнәлеш дәресе (12+)

Ө лкән сыйныф укучыларында һөнәрләр дөньясы турында күзаллаулар булдыру, аңлы рәвештә һөнәр сайлауга хәзерлек максатларында, 14 апрельдә 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге «Син һөнәр сайлыйсың» дигән һөнәри юнәлеш дәресе үткәрде.

IMG_20210414_133440
IMG_20210414_133325

Чарада укучылар бүгенге көндә яшьләр арасында киң таралган һөнәрләр, шулардан үз ихтыяҗларына, кызыксынуларына, сәләтләренә ярашлы һәм тормышта әһәмиятлесен ничек сайлап алырга икәнлеге турында белде. Чара барышында балалар һөнәрләр дөньясында үз юлыңны табарга ярдәм итүче китаплар белән танышты. Шулай ук өч геометрик фигура – өчпочмак, түгәрәк, шакмакларны кулланып, психологик тест үтте. Укучылар гадәти булмаган бәйгедә актив катнашты, анда «яшел», «татлы», «балалар», «акча» һөнәрләрен танып белде. 
Һөнәри юнәлеш дәресен йомгаклап, «Нинди һөнәр сайларга?» дигән презентация күрсәтелде. Әлеге чарада алынган мәгълүмат мәктәп укучыларына булачак һөнәрләрен сайлауда ярдәм итәр дип ышанып калабыз. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: